«Гыйлем» берләшмәсе

Фән һәм белемгә таянып, мәдәниятебезне һәм цивилизациябезне үстерү — киләчәктә саклануның төп шарты. Кешелек гаҗәеп ачышлар ясый, галәмдә яңа киңлекләргә сәяхәт итә, баш миенең камил структураларын төшенә, җәмгыятьне идарә кыла торган кануннарны аңларга тырыша. Бу искиткеч гасырда татар халкы һәм аның меңнәрчә еллык тарихка ия булган теле шулай ук алгы сафларда барырга тиеш.

«Гыйлем» берләшмәсе — татар телен фән теле һәм актуаль, сыйфатлы контент теле буларак үстерү һәм фәнни белемне киң даирә халыкка җиткерү максатыннан барлыкка килгән оешма.

Без 2014 елда Актаныш авылында, сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернатта оештык. Ул чакта без мәктәп укучылары гына идек. Хәзер исә «Гыйлемдә» Татарстан, Русия һәм чит илләрдә белем алучы студентлар, укучылар, укытучылар, галимнәр һәм вакытын изге эшкә багышларга карар кылган күпсанлы волонтерлар хезмәт куя.

«Гыйлем» ул — йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары һәм китаплар, галимнәрне, аспирантларны һәм студентларны җитди темалар турында татарча сөйләштерүче лекторий һәм һәркемне елмайта торган бренд продукциясе.